Published On Feb 28, 2018
Язмышның юллары шулай -
Йөрмә читтә, ялгышып.
Гомерләрең узар шулай -
Чит җирләрдә адашып.
Көтмә син, көтмә, үпкәләмә,
Арадан җилләр үтте.
Сөюгә сусаган ирең
Хәзер башканы үпте.
Хәсрәтемне таратыйм дип,
Болыннар буйласам да.
Терсәкне тешләп булмый шул,
Тилереп еласам да.
Исәдер җил, агадыр су,
Парлар купме яр әле.
Гомергә ташлама, дустым,
Өзелеп сөйгән ярны.
show more